Иртәгә, 7 июльдә, Татарстанда 29 градуска кадәр җылы һава, урыны белән томан көтелә. Бу турыда Гидрометерология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Синоптиклар фаразы буенча, төнлә һәм иртән томан төшәргә мөмкин. Көньяктан салмак җил исәчәк. Төнлә һава температурасы +10..+15 градус, көндез +24..+29 градус булачак.
8 июльдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә. Төнлә урыны белән, көндез күпчелек районнарда яңгыр явачак. Кайбер районнарда яшенле яңгыр булуы ихтимал. Көньяк, көньяк-көнчыгыштан салмак җил, яшен вакытында җилнең тизелеге 17-22 м/с ка кадәр булырга мөмикн. Төнлә температура +13..+18 градус, көндез +24..+29 градус булачак.
9 июльдә дә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә. Урыны белән кыска вакытлы яшенле яңгыр булуы ихтимал. Көньяк-көнчыгыштан салмак җил, яшенле яңгыр вакытында җилнең тизлеге 17-22 м/с ка кадәр артырга мөмкин. Төнлә температура +13..+18 градус, көндез температура +24..+29 градус булыр, дип фаразлый синоптиклар.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 6 июль 2018, 21:52




