Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Җомга, 12 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында чираттагы премьераларга әзерлек башланды. Артистлар берьюлы ике премьера куячак. Бу турыда Кариев театры матбугат хезмәте хәбәр итте.

Театр “Юлдаш юл билгеләре илендә” (Д.Панина, Б.Бәдриев, тәрҗ. Х.Уразова) пьесасын укуга керешкән. Спектакльнең режиссеры — Эльдар Гатауллин. Тамаша ЮХИДИ идарәсе белән берлектә әзерләнә.

З.Хөсниярның "Ут чәчәге" әсәре буенча куелачак спектакльгә дә әзерлекләр бара. Артистлар әсәрнең текстын уку процессында, диелгән әлеге хәбәрдә. Спектакльнең режиссеры – Татарстанның атказанган артисты Илфат Камалиев. Тамаша Наркотикларга каршы көрәш идарәсе белән берлектә тормышка ашырыла. 

https://tatar-inform.tatar/

Җомга, 6 июль 2018, 13:00