Чаллының экология музеенда Һималай аюының чучелосы һәм тагын ун яңа экспонат барлыкка килде, дип яза «Челнинские известия» басмасы.
Һималай аюы чучелосын сатып алу өчен 40 мең сум күләмендә шәһәр башкарма комитеты акча күчерде, ә башка экспонатларны — селәүсен, бүре һәм кош чучелоларын — музей республика гранты акчасына сатып алды. Болар - күптән көтелгән экспонатлар, чөнки хезмәткәрләр 2000 елдан бирле инде күргәзмә әсбапларсыз эшли иде.
«Аю чучелосы — бигрәк тә сирәк һәм кыйммәтле экспонат. Һималай аюлары Ерак Көнчыгышта яшиләр, безнең якларда алар юк, — дип сөйли музейның өлкән фәнни хезмәткәре Роза Ачамова. — Без - Чаллының Яңа шәһәрендәге бердәнбер музей, безгә кешеләр күп йөри».
Кош һәм хайваннарның чучелоларын җирле таксидермистлар ясаган. Музейда барлыгы 11 мең экспонат бар.
«Без музейны үзебез оештырган экспедицияләр ярдәмендә баетабыз. Узган ел, мәсәлән, Ульяновск өлкәсендә Иделнең уңъяк ярында булдык. Анда уникаль экспонат — борынгы башаяклы моллюскаларга тап булдык: аммонит һәм белемнит, шулай ук кызыклы симбирцит минералы», — ди Роза Ачамова.
Кызганыч, музейның мәйданы кечкенәрәк булу сәбәпле, материалларының барысы да күргәзмәдә тора алмый.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 5 июль 2018, 19:33




