Җомга, 17 гыйнвар 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

2017-2018 уку елы буена Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназия базасында Тарихи-туган якны өйрәнү музее белән берлектә  «Экскурсия үткәрүче» өстәмә белем бирү программасы тормышка ашырылды.

Укучылар «Чулман яры буендагы шәһәр»  дигән автобус экскурсиясе, Үзәк урамы буенча җәяүле экскурсия үткәрделәр. Шулай ук Тарихи-туган якны өйрәнү музееның КАМАЗ залында оешкан «Бөек төзелеш тарихы» экскурсиясенә шәһәр халкын озатып йөрделәр.

Проектта катнашучыларга музейдан сертификатлар һәм бүләкләр тапшырылды. Ахырдан конкурсантлар өчен «Коръәндә - гармониягә тарту көче» күргәзмәсе буенча экскурсия уздырдылар. 

Пәнҗешәмбе, 31 май 2018, 16:10