Гаилә көне уңаеннан "Асылташ" приютында "Бәхетле йорт"дип исемләнгән кызыклы тамаша узды. Анда приютта тәрбияләнүчеләр, приют администрациясе һәм ата-аналар катнашты. Биредә әлеге Гаилә көне ел саен билгеләп үтелә. Чара төрле бәйгеләр, уен-көлке һәм җыр-бию белән үрелеп барды.
Мондый чаралар үткәрү балаларны һәм ата-аналарны бер-берсе белән якынайту өчен бик әһәмиятле.
Бәйрәм ахырында жюри әгъзалары балаларның талантларын, эрудицияләрен билгеләп үтте. Катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 18 май 2018, 15:57



