Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Чәршәмбе, 10 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте алдагы көннәрдә республика территориясендә җылы һава торышы көтелүен хәбәр итте.

Бүген, республикада алмашынучан болытлы һава торышы күзәтеләчәк. Явым-төшем көтелми. Йомшак җил исәчәк.

Минималь температура төнлә +4..+9 градус, көндез +20..+25 градус җылы булачак.

15 майда шулай ук алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә явым-төшем юк. Көндез урыны белән бераз яңгыр фаразлана. Җил көнбатыштан, уртача тизлектә булачак.

Төнлә һава температурасы +6..+11 градус, көндез максималь температура +21..+26 градуска кадәр булачак, дип фаразлый синоптиклар.

tatar-inform.tatar

Дүшәмбе, 14 май 2018, 13:37