Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Чәршәмбе, 10 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Елена Малышева Татарстан медицинасын илдәге иң яхшыларның берсе дип саный. Әлеге фикерен ул чираттагы "Сәламәтлек" тапшыруында әйтте. Бу хакта “Челнинские известия” хәбәр итә.

27 метр биеклектән егылып төшкән 16 яшьлек кызны коткару турында сөйләргә Чаллы шәһәренең Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе (БСМП) табибларын тапшыруга чакырганнар. 

Беренче канал программасында зыян күргән кыз да катнашты. Тапшыру бүген, 13 майда эфирга чыкты.

Студиядә Чаллыдан һәм Казаннан реаниматологлар, хирурглар, ортопедлар, психологлар утырды. Татарстан табиблары могҗиза белән генә исән калган пациентны коткарганда мультидисциплинар алым куллануларын сөйләде. Күпсанлы сынулардан тыш, зыян күрүче организмдагы мөмкин булган биш литр канның дүрт литрын югалткан булган.

Елена Малышева шундый хәлдән соң исән калу гамәлдә мөмкин түгел, дип белдергән. “Мин Татарстан медицинасын илдәге иң яхшылардан берсе дип саныйм. Мәскәү һәм Татарстан – бу космос”, - дигән ул.

Ике ел узгач, авыру кыз тормышка тулаем кайта алган, кияүгә чыккан һәм хәзер бала тәрбияли.

http://tatar-inform.tatar

Якшәмбе, 13 май 2018, 19:31