Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Чәршәмбе, 10 декабрь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Татарстан елгаларында язгы ташу тәмамланды, дип хәбәр иттеләр “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

Гидрометерология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү федераль хезмәтенең Идел буе федераль округы департаменты мәгълүматлары буенча республика елгаларында язгы ташу тәмамланган.

Узган тәүлектә Түбән Кама ГЭСнең түбән өлешендә су биеклеге 97 см га арткан. Әмма курку өчен сәбәп юк – критик ноктага кадәр җитү өчен 6 метрдан артык урын бар.

Чаллы шәһәре янындагы Түбән Кама сусаклагычында суның биеклеге 8 см га төшкән һәм 63,54 метр тәшкил итә.

tatar-inform.tatar 

Шимбә, 12 май 2018, 12:45