Республика башлыгы ветераннарга ярдәм йөзеннән кызыл канәфер төшерелгән түш билгесе алып такты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада “Кызыл канәфер” акциясенә башлангыч бирде һәм, ветераннарга ярдәм йөзеннән, кызыл канәфер төшерелгән түш билгесе тагып куйды.
Геройларга хөрмәт белдерергә теләгән һәркемгә 50 сумга “Кызыл канәфер” түш билгесен сатып алырга мөмкинлек бар. Җыелган акчалар Бөек Ватан сугышы ветераннарына, Әфганстанда хәрби бәрелешләрдә, Төньяк Кавказда һәм Сириядә контртеррористик операцияләрдә катнашучыларга дарулар сатып алуга һәм операцияләргә тотылачак.
“Буыннар хәтере” хәйрия фонды “Кызыл канәфер” акциясен 22 апрельдән 22 июньгә кадәр барлык Россия шәһәрләрендә уздыра. Сувенирны “Магнит”, “Бәхетле”, “Комус”, “ЭССЕН” кибетләрендә, шулай ук почта бүлекләрендә һәм поездларда алып була.
Җиңү көнендә значокларны “Үлемсез полк” йөреше вакытында волонтерлардан алып тагып куярга мөмкин булачак.
tatar-inform.tatarПри использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 8 май 2018, 20:18



