Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Сишәмбе, 9 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

13 майда Беренче каналда баручы Елена Малышева тапшыруында Чаллының ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсе табиблары чыгышын күрсәтәчәкләр. Бу хакта медицина оешмасының сайтында басылып чыкты.

Табиблар Малышевага 16 яшьлек пациент кызга ашыгыч медицина ярдәме күрсәтүдә мультидисциплинар алым куллану  турында сөйләделәр. Кыз 27 метр биеклектән егылып төшеп, 24 җирдән сыну-имгәнүләр, төрле авырлыктагы җәрәхәтләр алган.

— Бу — уникаль очрак: мондый егылудан соң исән калырга мөмкин дә түгел, — дип белдерделәр Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсендә.

Шулай да табиблар кызны коткарганнар. Ул ике елдан соң кияүгә чыккан. Хәзерге вакытта әлеге гаилә бала тәрбияли.

maydan.tatar


Дүшәмбе, 16 апрель 2018, 10:12