Ульяновск шәһәрендә кикбоксинг буенча Россия беренчелеге узды. Ярышларда Россиянең 54 төбәгеннән җыелган 958 спортчы катнашты.
Чаллының 12 нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Никита Долгов 63,5 кг га кадәрле үлчәү авырлыгында 2002-2003 елгы үсмерләр төркемендә җиңү яулап, көмеш призер булды.
Яшь спортчы Россия яшьләр җыелма командасы составына керде һәм 2018 елның 16-23 сентябрь көннәрендә Италиядә узачак дөнья беренчелегендә катнашу хокукына ия булды.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Шимбә, 28 апрель 2018, 16:42