45 нче традицион шәһәр җиңел атлетика эстафетасы 28 апрельдә узачак, ул Бөек Җиңүнең 73 еллыгына һәм җәйге спорт сезонының ачылуына багышлана. Быелгы ярышларның урыны башка җирдә булачак, шәһәр проспектлары урынына эстафета Ф.Табеев исемендәге яр буенда оештырыла.

Бу турыда пресс-конференциядә физик тәрбия һәм спорт идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Роман Насретдинов хәбәр итте. Ярышларны башка урында үткәрүнең берничә сәбәбе бар: иң беренче чиратта, эстафетада катнашучыларның куркынычсызлыгын оештыру һәм шәһәр юлларын ябылмый. Быелгы эстафетада 100 дән артык оешмадан 2000 гә якын шәһәрдәшләребез катнашыр дип планлаштырыла. Алар арасында предприятиеләр, урта гомуми белем бирү учреждениеләре, югары уку йортлары, өй яны клублары бар. Һәр команда составына 13 кеше керә, аларга 5 км дистанция йөгерергә кирәк булачак.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Шимбә, 21 апрель 2018, 08:58



