Казан федераль университетының «УНИКС» мәдәни-спорт комплексында узган «Созвездие-Йолдызлык» республика телевизион конкурсы ачык суперфиналының иң яхшы катнашучылары билгеле булды. Конкурста 14 яшьтән 16 яшькәчә булган яшүсмерләр катнашты. Финалга чыккан 1200 кеше арасыннан иң-иңнәре сайлап алынды. Шулар арасында Чаллының «Бисеринки» халык бию ансамбле дә бар. Алар 20 нче апрельдә Казанның «Пирамида» күңел ачу комплексында узачак гала-концертта чыгыш ясаячак.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 17 апрель 2018, 16:13