Казанда узган Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының коллегия утырышында хезмәт базарын җайга салуда эш белән тәэмин итү хезмәтенең роле турында сүз барды.
Утырыш барышында: Яр Чаллы предприятиеләрен эшче көчләр белән тәэмин итү, хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру программасын гамәлгә ашыру кысаларында эшчеләрнең квалификациясен күтәрү, иректән мәхрүм итү урыннарыннан чыккан гражданнарны эш белән тәэмин итүдә булышлык күрсәтү кебек мәсьәләләр каралды.

Коллегия утырышы "Халыкны эш белән тәэмин итүче иң яхшы үзәк" Республика бәйгесенә йомгак ясау белән төгәлләнде.
Бәйге нәтиҗәләре буенча Яр Чаллы шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге иң яхшысы дип табылды һәм I дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 13 апрель 2018, 11:15



