Язгы-җәйге беренче рейсны "Победа" 29 нчы майда ук башлап җибәрергә ниятли. Бу юнәлешкә очулар 28 нче сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Курорт башкаласына һәр сишәмбе һәм җомга көннәрендә түбәндәге расписание буенча очарга мөмкин:
Сочидан очып китү вакыты – 11:20, Бигеш аэропортына килеп төшү – 13:50 сәг.
Бигештән Сочига очып китү – 14:25, ә Сочига килеп төшү вакыты – 16: 50 сәг.
Очышлар өчен авиакомпания заманча уңайлаштырылган Boeing 737-800 лайнеры куллана.
Искәртеп үтәргә кирәк, “Победа” лоукостеры Сочига очудан тыш, көн саен Бигеш аэропорты аша Мәскәүгә дә рейслар ясый. Ә быел 27 нче марттан авиакомпания Санкт-Петербургка да очулар оештыра башлады.
Билет сатып алу, рейслар расписаниесе турында тулырак мәгълүматны аэропортның www.nbc.aero сайтыннан карый аласыз. Билетларны шулай ук шәһәр кассаларыннан да алырга була.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 12 апрель 2018, 11:06



