Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Дүшәмбе, 8 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Кытайның Ruili Group Ruian Auto  оешмасы Чаллыда автоматлаштырылган тормоз системасы җитештерү буенча завод ачарга ниятли.
“Без КАМАЗ белән 10 елдан артык хезмәттәшлек итәбез. Узган ел 3 млрд.  доллар сумлык продукция җитештердек. Ләкин моның белән генә туктарга җыенмыйбыз, хезмәттәшлекнең чикләрен тагын да киңәйтергә уйлыйбыз. Хәзер без Чаллыда завод ачуны планлаштырабыз. Әлегә бернинди дә килешүләр төзелмәгән, ләкин якын киләчәктә барысы да булыр дип өметләнәбез”,- диде оешма менеджеры Мэнди Лин.

Әлеге оешма 1987 елда төзелгән. Алар бүгенге көндә йөк машиналары өчен автоматлаштырылган тормоз системалары җитештерәләр. Ләкин Ruili Group Ruian Auto җиңел машиналар өчен дә җитештерә башларга планлаштыра.

http://shahrichalli.ru

Пәнҗешәмбе, 29 март 2018, 09:23