Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Дүшәмбе, 8 декабрь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Автоградта тавыш бирү өчен 173 участок үз вакытында эшен башлап җибәрде. Шәһәрнең Комсомол районында – 49, Үзәк районында – 67, Автозавод районында 57 сайлау участогы урнашкан. Иртәнге сәгатьләрдә тавыш бирергә күбрәк өлкән яшьтәгеләр, урта буын вәкилләре килә.

Яңа шәһәрнең 60нчы санлы мәктәбендә барысы 10 сайлау участогы эшли. Биредә  Чаллының иң күп кеше яшәгән алты бистәсе халкы тавыш бирә.

Ә менә ак каланың Пушкин пролицее бинасында урнашкан 2096нчы сайлау участогында бюллетененны халык чират торып ала. Сайлаучыларның кәефе күтәренке. Бинаның беренче катында буфет та эшли. Хокук тәртибен полиция хезмәткәрләре саклый.

Түрәләрдән иң беренче иртәнге сәгать сигездә үк Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Абдуллин 22 нче мәктәптә урнашкан  2106 санлы сайлау участогына тормыш иптәше Лилия ханым белән килеп тавыш бирде. Ул :

-Мин тотрыклылык, илебезнең иминлеге һәм көчле Ватаныбыз өчен тавыш бирдем,” дип белдерде.

Чаллыда Россия Президентын сайлаулар активлык белән дәвам итә.

 http://shahrichalli.ru

Якшәмбе, 18 март 2018, 08:25