Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер
Шәймиев “Кол Гали” кунакханә комплексының эчке эшләрен хәл итү
мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды. Бу хакта “Рәсми Татарстан” порталы
хәбәр итә.

“Кол Гали” кунакханәсе дизайны буенча карарлар кабул итәргә вакыт. Анда аерым игътибар бирергә тиешле заллар бар”, - дип җиткерде Минтимер Шәймиев һәм өстәп, дизайнның Болгар тарихи-мәдәни мирасын исәпкә алып эшләнергә тиешлеген әйтте.
Интерьер мәсьәләсендә үз тәкъдимнәрен Татарстан Фәннәр академиясенең А.Х.Халиков исемендәге Археология институты директоры Айрат Ситдыйков җиткерде. “ЗАРТ” ҖЧҖ директоры урынбасары Алена Костерева кунакханә комплексының визуаль навигация һәм күрсәткечләре концепциясен тәкъдим итте.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 16 март 2018, 10:06