Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Дүшәмбе, 8 декабрь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов яшь белгечләр өчен “Ел инженеры” премиясен булдыруны хуплады. Бу хакта республика лидеры “Вакууммаш” заводы хезмәткәрләре белән очрашуда әйтте.

Хәзерге вакытта предприятиедә укуын эш белән бергә алып баручы КНИТУ-КХТИ аспиранты Татарстан Президентына инженер һөнәрен популярлаштыру максатыннан премия булдыру һәм һәр елны тапшыру идеясен тәкъдим итте. “Әгәр дә сез хупласагыз, безнең югары уку йорты Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән берлектә аны тормышка ашырырга әзер”, - диде ул.


“Мин тулаем хуплыйм, - дип җавап бирде Президент. — Мин юристларның, икътисадчыларның, филологларның һәм башкаларның ролен киметәсем килми, әмма инженер — бу үзгәрәк. Мин үзем дә инженер белемле, ул тормышта теге яки бу мәсьәләдә ориентлашырга ярдәм итә. Шунлыктан инженер абруен күтәрүдә сез тәкъдим иткән әлеге форма, бик тә урынлы”.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримовка бу мәсьәләне эшләп бетерергә кушты. “Әлеге бәйгене һәр елны бик яхшы дәрәҗәдә безнең яшьләр менеджер түгел, инженер булырга омтылырлык итеп үткәрергә кирәк. Менеджерлар күп бездә, эшләргә генә кеше юк”, - дип билгеләп үтте Татарстан Президенты. 

http://tatar-inform.tatar

Җомга, 16 март 2018, 08:56