Социаль челтәрләр аноним булырга тиеш түгел. Билгеле бер җаваплылык булуы шарт. Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан федераль һәм республика гаммәви мәгълүмат чаралары журналистлары белән очрашуда шул хакта белдерде.


«Һәркемнең үз роле. Җәмгыятьтә гел уңай персонажлар гына була алмый, баланска ирешү өчен, шул ук санда тискәре геройлар да булырга тиештер, мөгаен. Әгәр барысы да яхшы икән һәм без кул чабып кына торсак, динамика һәм үсеш булмаячак. Көндәшлек булырга тиеш. Бу ниндидер адым ясарга һәм карарлар кабул итәргә этәрә», - диде Рөстәм Миңнеханов.
http://tatar-inform.tatarПри использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 5 март 2018, 16:21