Чаллыда яшәүче ике күп бала анасы — Екатерина Орлова һәм Нодира Авлаярова — «Ел хатын-кызы» республика конкурсында «Хатын-кыз -ана» номинациясендә җиңүче булдылар.

Казанның С.Садыйкова исемендәге Зур концертлар залында ТР дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев аларга бүләк итеп тун тапшырды.
«Шильнә икмәге» пекарнясы хуҗасы Екатерина Орлова гаиләсендә 11 бала. Ә 1 нче номерлы балалар музыка мәктәбе укытучысы Нодира Авлаярова 8 бала әнисе.
Исегезгә төшерәбез, Казанда узган «Ел хатын-кызы» конкурсына Чаллыдан 25 катнашучы барган иде.
http://maydan.tatarПри использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 5 март 2018, 13:58