Барлык мәктәпләр һәм балалар бакчалары өчен туклануны бер компания оештырачак. Билгеле булганча, 97% укучылар мәктәптә туклана. Бүгенге көндә барлык мәктәпләр арасында 9 мәктәп туклануны үзлегеннән оештыра иде. Ләкин шәһәр Хакиме тарафыннан барлык мәктәпләр һәм балалар бакчаларында балаларны ашату «Школьное питание» оешмасы аша эшләнергә тиеш, дигән боерык бирелде.
«Безнең комбинат – илдәге иң яхшы комбинатлар исемлегендә. Анда барлык нормалар һәм таләпләр тиешле дәрәҗәдә үтәлә. Үзлектән тукландыру белән шөгыльләнмәгез. Туклануга бәйле проблемалар килеп чыгып тора. Болар барысы да – тәртип, оешканлык җитмәү нәтиҗәсе», – диде Наил Мәһдиев.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 19 февраль 2018, 09:38