10 февральдән, Чаллыда авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды. Бу турыда Тукай районы сайты хәбәр итә. Ярминкәләр 31 мартка кадәр Яр Чаллы шәһәренең «Төзүчеләр» стадионы мәйданчыгында (Габдулла Тукай Яр буе) булачак.
Агрофирма, крестьян-фермер хуҗалыклары, кооперативлар, шәхси эшмәкәрләр, шәхси ярдәмче хуҗалыклары булган гражданнар биредә үз продукцияләрен тәкъдим итә ала.
Ярминкәдә катнашучылардан бары тик сатып алучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законны, ветеринария, санитар-эпидемиологик һәм әйләнә-тирә мохитне саклау нормаларын үтәү сорала.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Шимбә, 10 февраль 2018, 12:31