Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Пәнҗешәмбе, 11 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Казанга килгәч Владимир Путин Рөстәм Миңнеханов белән бергә республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең хәлен хастаханәгә барып белеште. Дәүләт киңәшчесе дин әһелләре белән очрашуда булырга тиеш иде, Путин аның авырып киткәнен шунда белде һәм Казанда кунгач, иртән авиация заводына барганчы хастаханәгә юнәлде.


Россия Президенты Минтимер аганың тизрәк терелеүен теләде, хәйрия өлкәсендә башкарган хезмәтләре өчен рәхмәтен белдерде.

Минтимер Шәймиевның хәле яхшы, савыгып тиздән аякка басачак, дип хәбәр итә табиблар.

http://shahrichalli.ru

Җомга, 26 гыйнвар 2018, 10:01