«Гражданлык хәле актлары турында» 1997 елның 15 ноябрендәге 143-ФЗ номерлы Федераль закон
48 статья. Ата булуны билгеләүне дәүләт теркәве өчен нигез
Ата булуны билгеләүне дәүләт теркәве өчен түбәндәгеләр нигез булып санала:
- бала туган вакытка үзара никахта тормаган ата һәм ананың ата булуны билгеләү турында уртак гаризасы;
- бала туган вакытка баланың анасы белән никахта тормаган атаның ата булуны билгеләү турында гаризасы, әлеге Федераль законның 51 статьясының 1 пунктында каралган очракларда;
- ата булуны билгеләү яки ата булуны тану фактын билгеләү турында үз көченә кергән суд карары
49 статья. Ата булуны билгеләүне дәүләт теркәве урыны
Ата булуны билгеләүне дәүләт теркәве бала туган вакытка үзара никахта тормаган ата һәм ананың яшәү урынындагы гражданлык хәле актларын теркәү органында яисә бала тууны дәүләт теркәве урынында, ә әлеге Федераль законның 54 статьясында каралган очракларда, ата булуны билгеләү яки ата булуны тану фактын билгеләү турында суд карары чыгарылган урындагы гражданлык хәле актларын теркәү органында башкарыла.
50 статья. Бала туган вакытка үзара никахта тормаган ата һәм ананың уртак гаризасы нигезендә ата булуны билгеләүне дәүләт теркәве
1. Бала туган вакытка үзара никахта тормаган ата һәм ананың ата булуны билгеләү турында уртак гаризасы алар тарафыннан гражданлык хәле актларын теркәү органына язма рәвештә бирелә.
2. Ата булуны билгеләү турында уртак гариза бала тууны дәүләт теркәвен башкарганда да, шулай ук бала тууны дәүләт теркәвен башкаргач та бирелергә мөмкин.
3. Ата булуны билгеләү турында уртак гариза бирү бала туганнан соң мөмкин булмау ихтималына яки авыр булуына нигез күзалланган очракта, бала туган вакытка үзара никахта тормаган баланың булачак ата-анасы андый гаризаны ананың йөклелек вакытында бирә ала. Андый гариза булганда, ата булуны билгеләүне дәүләт теркәве бала тууны дәүләт теркәве белән бер үк вакытта башкарыла һәм бала тууны дәүләт теркәвенә кадәр алдан бирелгән гариза ата яисә ана тарафыннан кире кайтарып алынмаган очракта. үзен баланың атасы дип танучының фамилиясе, исеме, атасының исеме, туган көне һәм туган урыны, яшәү урыны, гражданлыгы, милләте күрсәтелә (гариза бирүченең теләге буенча).
4. Ата булуны билгеләү турында уртак гаризада баланың анасы белән никахта тормаган зат тарафыннан ата булуны тануын раславы һәм ата булуны билгеләүгә ананың ризалыгы күрсәтелгән булырга тиеш. Әлеге гаризада шулай ук түбәндәге мәгълүматлар күрсәтелергә тиеш:
- баланың фамилиясе, исеме, атасының исеме, җенесе, туган көне һәм туган урыны, шулай ук аның туу турында акт язуы реквизитлары (бала тууны дәүләт теркәвеннән соң ата булуны билгеләгәндә);
- бала анасының фамилиясе, исеме, атасының исеме, туган көне һәм туган урыны, гражданлыгы, милләте (гариза бирүченең теләге буенча күрсәтелә);
- никахлашу актын язу реквизитлары (бала анасының аның атасы белән бала туганнан соң никахлашуы очрагында);
- ата булуны билгеләгәннән соң баланың фамилиясе, исеме, атасының исеме;
- баланың ата-анасының шәхесләрен раслаучы документ реквизитлары.
Гариза бирүчеләр ата булуны билгеләү турында уртак гаризаларын имзалыйлар һәм аны язу датасын күрсәтәләр.
Бала туганчы бирелгән андый гаризада балага ата яки ананың фамилиясен һәм исемен бирү (баланың җенесенә карап) баланың булачак әти-әнисенең килешүе белән раслана.
Бала туганнан соң ата булуны билгеләгәндә, ата булуны билгеләү турында уртак гариза белән бергә баланың туу турында таныклыгы да күрсәтелә, андый гариза бала туганчы бирелгән очракта, ананың йөклелеген раслаучы медицина оешмасы яисә шәхси практика табибы биргән документ.
5. Баланың ата-анасының шәхсән гариза бирү мөмкинлеге булмаган очракта, әлеге статьяның 1 пунктында каралганча, ата булуны билгеләү турында аларның теләкләре аерым гаризалар белән дә рәсмиләштерелә ала. Андый гариза биргәндә катнашу мөмкинлеге булмаган затның имзасы нотариаль расланган булырга тиеш.
51 статья. Бала туган вакытка баланың анасы белән никахта тормаган атаның гаризасы буенча ата булуны билгеләүне дәүләт теркәве
1. Бала туган вакытка баланың анасы белән никахта тормаган атаның гаризасы буенча ата булуны билгеләүне дәүләт теркәве анасы үлгән, юридик сәләтсез дип табылган, аның кайдалыгы билгеле булмаган яки ана булу хокукыннан мәхрүм ителгән очракларда, шулай ук опека һәм попечительлек органының ата булуны билгеләүгә ризалыгы булганда башкарыла.
2. Атаның ата булуны билгеләү турында гаризасы язма рәвештә гражданлык хәле актларын теркәү органына тапшырыла.
Андый гаризада баланың анасы белән никахта тормаган затның ата булуны тануы расланган һәм әлеге статьяның 1 пунктында күрсәтелгән хәлләрнең булуы күрсәтелергә тиеш.
Ата булуны билгеләү турында гаризада түбәндәге мәгълүматлар булырга тиеш:
- үзен ата дип танучы затның фамилиясе, исеме, атасының исеме, туган көне һәм туган урыны, яшәү урыны, гражданлыгы, милләте (гариза бирүченең теләге буенча күрсәтелә);
- баланың фамилиясе, исеме, атасының исеме, туган көне һәм туган урыны, аның туу турында акт язуы реквизитлары;
- ананың үлемен раслау, аны юридик хокуксыз дип тану, аның кайдалыгын ачыклап булмау яки ата-ана хокукларыннан мәхрүм ителү турындагы документлар мәгълүматлары;
ата булуны билгеләгәннән соң баланың фамилиясе, исеме, атасының исеме; атаның шәхесен раслаучы документ реквизитлары.
Гариза бирүче зат ата булуны билгеләү турында гаризаны имзалый һәм аны язу датасын күрсәтә.
Андый гариза белән бер үк вакытта ананың үлеме турында таныклык, ананы юридик сәләтсез дип тану яки ата-ана хокукларыннан мәхрүм ителү яки аның кайдалыгын ачыклап булмау яисә эчке эшләр органнары тарафыннан аның соңгы яшәү урыныннан бирелгән, ананың кайдалыгын ачыклап булмауны раслый торган документ тапшырылырга тиеш.
3. Балигълык яшенә җитмәгән затка карата ата булуны билгеләү турындагы гаризасы белән бер үк вакытта опека һәм попечительлек органы тарафыннан бирелгән әлеге органның ата булуны билгеләүгә ризалыгын раслаучы документ та булырга тиеш.
52 статья. Балигълык яшенә җиткән затка карата ата булуны билгеләүне дәүләт теркәве
Ата булуны билгеләүне дәүләт теркәве, ата булуны билгеләүне дәүләт теркәве турында гариза бирү көненә балигълык яшенә җиткән затка карата башкарылган очракта, әлеге Федераль законның 50 һәм 51 статьяларында каралган тәртиптә, бер үк вакытта ата булуны билгеләүгә балигълык яшенә җиткән затның язма рәвештә бирелгән ризалыгы да булырга тиеш. Балигълык яшенә җиткән затның ризалыгы аерым гаризада да яисә ата белән ананың уртак гаризаларындагы (ата гаризасы) имзалар белән дә күрсәтелергә мөмкин.
53 статья. Ата булуны билгеләүне дәүләт теркәвен кире кагу
Гражданлык хәле актларын теркәү органы җитәкчесе, баланың туу турында таныклыгында атасы турында язу булмаганда, искәрмә очрагы – әгәр баланың атасы турында мәгълүмат әлеге Федераль законның 17 статьясының 3 пунктында каралганча, ананың гаризасы буенча язылса, ата булуны билгеләүне дәүләт теркәвен кире кага.
54 статья. Суд карары нигезендә ата булуны билгеләүне дәүләт теркәве
1. Ата булуны билгеләүне суд карары нигезендә дәүләт теркәве ата булуны билгеләү яки баланың атасы яисә анасының, опекунының (попечителенең), бала тәрбиядә булган затның, яисә балигълык яшенә җиткән баланың үзенең ата булуны тану фактын билгеләү турында гаризасы буенча башкарыла. Гариза телдән дә, язмача да булырга мөмкин. Ата булуны билгеләүне дәүләт теркәве турында гариза белән беррәттән ата булуны билгеләү яки ата булуны тану фактын билгеләү турында суд карары да бирелә
2. Әлеге статьяның 1 пунктында күрсәтелгән затлар ата булуны билгеләүне дәүләт теркәве турында гариза бирергә язмача рәвештә башка затларны да вәкаләтле итәргә мөмкин.
3. Актка ата турында мәгълүмат ата булуны билгеләү яки ата булуны тану фактын билгеләү турында суд карарында күрсәтелгән мәгълүматлар нигезендә языла.
Ата булуны билгеләүне дәүләт теркәве өчен кирәкле документлар исемлеге:
- бала туганда үзара никахта тормаган ата-ананың ата булуны билгеләү турында уртак гаризасы;
- баланың анасы белән никахта тормаган атаның ата булуны билгеләү турында гаризасы, анасы үлгән, ул юридик сәләтсез дип танылган, ананың кайдалыгы билгесез булган яки ата-ана хокукларыннан мәхрүм ителгән очракта, шулай ук опека һәм попечительлек органнары тарафыннан ата булуны билгеләүгә ризалык булганда («Гражданлык хәле актлары турында» 1997 елның 15 ноябрендәге 143-ФЗ номерлы Федераль законның 51 статьясы);
- ата булуны билгеләү яки ата булуны тану фактын билгеләү турында закон көченә кергән суд карары;
- 200 сум күләмендә дәүләт пошлинасы түләү турында квитанция;
- ата булуны билгеләүне теркәгәндә, бала туу баштарак - ата булуны билгеләү турында уртак гариза белән бер үк вакытта теркәлгән булса, ул очракта, баланың туу турында таныклыгы күрсәтелә;
Бала тууны һәм ата булуны билгеләүне теркәү бер үк вакытта башкарылганда кирәкле документлар исемлеге:
- бала туган медицина учреждениесеннән, аның оештыру-хокукый формасына бәйсез рәвештә, туу турында билгеләнгән формадагы документ;
- бала туу турында бала туган медицина оешмасыннан, бала тудырганда медицина ярдәме күрсәткән яки ана бала тапканнан соң мөрәҗәгать иткән табиб яки бала тудыру медицина оешмасында булмаган очракта – шәхси практика белән шөгыльләнгән зат тарафыннан бирелгән билгеләнгән формадагы документ;
- бала туу вакытында катнашкан затның бала туу турында гаризасы, бала тудыру медицина оешмасында булмаган һәм медицина ярдәме күрсәтелмәгән очракта;
- ата һәм ананың уртак гаризасы (язмача формада);
- ата һәм ананың шәхесләрен раслаучы документлар (паспорт);
- 350 сум күләмендә дәүләт пошлинасы түләү турында квитанция;
Ата булуны билгеләү турында гариза бланкын (ата һәм ананың уртак гаризасы) биредә карарга мөмкин.
Ата булуны билгеләү турында гариза бланкын (суд карары нигезендә) биредә карарга мөмкин.
Ата булуны билгеләү турында гариза бланкын (атаның гаризасы) биредә карарга мөмкин.