Дүшәмбе, 25 ноябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

2017 елда зурларның аерым төркемнәрен диспансерлаштыру Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының «Зурларның аерым төркемнәрен диспансерлаштыру үткәрү тәртибен раслау турында» 2015 елның 3 февралендәге 36ан номерлы боерыгын үтәү йөзеннән гамәлгә ашырыла.

Диспансерлаштыруның максаты:

- Россия Федерациясе халкын инвалидлыкка һәм вакытыннан алда үлемгә китерүче төп сәбәп саналучы йогышлы булмаган хроник авыруларны (торышын) иртәрәк ачыклау;

- шикәр диабеты, туберкулез, онкологик һәм йөрәк-кан тамырлары авырулары кебек социаль әһәмияткә ия авыруларны үз вакытында һәм нәтиҗәле дәвалау.

Диспансерлаштыру барышында комплекслы медицина тикшерүе программалары кешенең яше һәм җенесенә бәйле рәвештә 3 елга 1 тапкыр үткәрүгә юнәлделергән: беренче диспансерлаштыру – 21 яшьтә, алдагылары – бөтен гомер дәвамында һәр 2 ел саен (ягъни 21, 24, 27, 30 …+3…99 яшь). Диспансерлаштыру үткәрү өчен календарь ел булып кешенең яше буенча диспансерлаштыруга җиткән елы санала. Бөек Ватан сугышы инвалидлары, ветераннары һәм аларга тиңләштерелгән затлар, яшьләренә карамастан, диспансерлаштыруны ел саен узалар.

1996, 1993, 1990, 1987, 1984, 1981, 1978, 1975, 1972, 1969, 1966, 1963, 1960, 1957, 1954, 1951, 1948, 1945, 1942, 1939, 1936, 1933, 1930, 1927, 1924, 1921, 1918 елларда туган гражданнар 2017 елда диспансерлаштыру үтәргә тиеш.

Халыкны диспансерлаштыру Татарстан Республикасы территориясендә 2016 елга гражданнарга түләүсез медицина ярдәме күрсәтүнең дәүләт гарантияләре программасы кысаларында мәҗбүри медицина иминияте средстволары хисабына бөтенләй түләүсез гамәлгә ашырыла.

Диспансерлаштыру ике этапта үткәрелә.

Диспансерлаштыруның беренче этабы (скрининг) гражданнарда йогышлы булмаган хроник авыру билгеләрен, алар үсешенең куркыныч факторларын, табиб күрсәтмәсеннән башка наркотик һәм психотроп матдәләр кулланылуын ачыклау, шулай ук диспансерлаштыруның икенче этабында авыруның (торышының) диагнозын раслау өчен өстәмә тикшеренүләр үтүгә медицина күрсәтмәләре билгеләү максатларында үткәрелә һәм ул түбәндәгеләрне үз эченә ала:

1) йогышлы булмаган хроник авыруларны, алар үсешенең куркыныч факторларын, табиб күрсәтмәсеннән башка наркотик һәм психотроп матдәләр кулланылуын ачыклауга юнәлдерелгән сораштыру (анкета тутыру);

2) антропометрия (баскан килеш буй озынлыгын, гәүдәнең авырлыгын, бил әйләнәсен үлчәү);

3) артериаль басымны үлчәү;

4) канда гомуми холестерин күләмен билгеләү (экспресс-метод куллану рөхсәт ителә);

5) экспресс-метод куллану юлы белән кандагы глюкоза дәрәҗәсен билгеләү (лаборатория методы рөхсәт ителә);

6) атеросклерозга бәйле авырулары булмаган 21 яшьтән 39 яшькә һәм 40 яшьтән 65 яшькә кадәрле гражданнарда йөрәк-кан тамырлары авырулары куркынычын билгеләү;

7) тыныч хәлдә электрокардиография (35 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар, 45 яшьлек һәм аннан да өлкәнрәк хатын-кызлар өчен), 35 яшькә кадәрле ир-атлар һәм 45 яшькә кадәрле хатын-кызлар өчен –диспансерлаштыруны беренчел үткәндә);

8) 21 яшьтән 69 яшькә кадәрле хатын-кызларны фельдшерның (акушерканың) каравы;

9) үпкә флюорографиясе;

Әгәр граждан календарь елы дәвамында күкрәк читлеге органнарына флюорография, рентгенография (рентгеноскопия) яки компьютер томографиясе ясаткан булса, үпкә флюорографиясе үткәрелми.

10) маммография (39 яшьтән 75 яшькә кадәрле хатын-кызлар өчен);

11) канның клиник анализы (эритроцитларда гемоглобин концетрациясен, лейкоцитлар санын һәм эритроцитларның утыру тизлеген билгеләү дәрәҗәсендә);

12) ) канның киңәйтелгән клиник анализы (39 яшьлек һәм аннан да өлкәнрәк гражданнар өчен периодик рәвештә 6 елга 1 тапкыр, канның клиник анализы урынына);

13) канның биохимик гомумитерапевтик анализы (креатинин, гомуми билирубин, аспартат-аминотрансаминаза, аланин-аминотрансаминаза, глюкоза, холестеринны билгеләү дәрәҗәсендә) (39 яшьлек һәм аннан да өлкәнрәк гражданнар өчен периодик рәвештә 6 елга 1 тапкыр, әлеге пунктның 4 һәм 5 нче пунктчаларында каралганча);

14) гомуми бәвел анализы;

15) тизәкне тикшерү (48 яшьтән 75 яшькә кадәрге гражданнар өчен);

16) 39 яшьлек һәм аннан да өлкәнрәк гражданнарның корсак куышлыгы органнарын һәм кече тазларын периодик рәвештә 6 елга 1 тапкыр ультратавышлы тикшерүдә карап тикшерү;

17) 39 яшьлек һәм аннан да өлкәнрәк гражданнарның күз басымын үлчәү;

18) диспансерлаштыруның икенче этабы кысаларында табиб-терапевтның диагноз кую, сәламәтлек торышын билгеләү, диспансерлык күзәтүе алып бару, сәламәт туклану, физик активлык дәрәҗәсе, тәмәке тартудан һәм алкогольне чамасыз кулланудан баш тарту буенча кыскача профилактик консультацияләр бирү, тикшеренүләр һәм консультацияләр өчен медицина күрсәтмәләре билгеләүне үз эченә алган кабул итүе (каравы).

Диспансерлаштыруның беренче этабы нәтиҗәләре буенча өстәмә тикшеренүгә, индивидуаль тирәнтен профилактик консультациягә яки төркемләп үткәрелә торган профилактик консультациягә (пациент мәктәбе) мохтаҗ булган гражданнар табиб-терапевт тарафыннан диспансерлаштыруның икенче этабына җибәреләләр.

Диспансерлаштыруның икенче этабы өстәмә тикшеренү үткәрү, авыруның (торышының) диагнозын ачыклау,  тирәнтен профилактик консультация уздыру максатында үткәрелә һәм түбәндәгеләрне үз эченә ала:

1) брахицефаль артерияләрне дуплекслы сканерлаштыру (45 яшь һәм аннан да өлкәнрәк ир-атлар һәм 55 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар өчен, йогышлы булмаган хроник авыруларның өч төрле үсү факторы: югары кан басымы,  дислипидемия, гәүдәнең артык авырлыгы яки симерү булганда);

2) эзофагогастродуоденоскопия (онкологик авыруларны ачыклау максатыннан 50 яшьтән өлкәнрәк гражданнар өчен үткәрелә);

3) табиб-невролог каравы (консультациясе) (анкета нәтиҗәләре буенча мидәге кан әйләнешенең кискен бозылуына шик туганда, бу уңайдан диспансерлык күзәтүе астында тормаганда, шулай ук хәрәкәтләнү функцияләре бозылуны беренче тапкыр ачыклаганда һәм 75 яшьлек, аннан да өлкәнрәк яшьтәге гражданнарның депрессиядә булуларына шик туган очракларда);

4) табиб-хирург яки табиб-уролог каравы (консультациясе) (42 яшьтән 69 яшькә кадәрге гражданнар өчен);

5) табиб-хирург яки табиб-колопроктолог каравы (консультациясе) (45 яшьлек һәм аннан да өлкәнрәк яшьтәге гражданнар өчен);

6) колоноскопия яки ректороманоскопия (юан эчәктә яман шеш авыруы булуга шик туган очракта);

7) канның липидлы спектрын билгеләү (канда гомуми холестерин дәрәҗәсе арту ачыкланган гражданнар өчен);

8) спирометрия (бронх-үпкә авыруларына шик туган гражданнар өчен);

9) табиб-акушер-гинеколог каравы (консультациясе);

10) канда гемоглобин концентрациясен билгеләү (канда глюкоза дәрәҗәсенең артуы ачыкланган гражданнар өчен);

11) табиб-оториноларинголог каравы (консультациясе) (75 яшьлек һәм аннан да өлкәнрәк яшьтәге гражданнар өчен);

12) канда простатспецифик антиген дәрәҗәсен ачыклау анализы;

13) табиб-офтальмолог каравы (консультациясе) (күз басымы булган 39 яшьлек һәм аннан да өлкәнрәк яшьтәге гражданнар һәм күз күреме начарланган 75 яшьлек һәм аннан да өлкәнрәк яшьтәге гражданнар өчен);

14) медицина профилактикасы бүлегендә (кабинетында) индивидуаль тирәнтен профилактик консультация яки төркемләп профилактик консультация (пациент мәктәбе);

15) табиб-терапевт каравы (консультациясе).

Диспансерлаштыру үтү өчен гражданның үзе белән түбәндәге документлары булырга тиеш: шәхесне раслаучы документ (паспорт), мәҗбүри иминият полисы (ОМС), индивидуаль шәхси счетның иминият номеры (СНИЛС).

Диспансерлаштыру үтәргә тиешле елларда туган гражданнар документлары белән поликлиника регистратурасына яки шәфкать туташына киләләр. Аннары алар профилактика бүлегенә яки участоктагы үзләрен дәвалаучы табибка җибәреләләр.

Четверг, 26 августа 2021, 14:25