Описание:
"Инжиниринг һәм төзелеш аудиты дирекциясе" муниципаль казна предприятиесе Башкарма
комитетның 2010 елның 8 декабрендәге 8006 номерлы карары нигезендә төзелде.
Предприятиене гамәлгә куючы – Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты.
Әлеге предприятие үз эшчәнлеге чорында түбәндәге төзелеш эшләрен башкарды һәм социаль билгеләнештәге объектларга капиталь ремонт үткәрде:
- Сөембикә проспектындагы трамвай боҗрасыннан Низаметдинов урамына кадәр трамвай линиясе;
- Кама елгасы яр буе һәм Яр Чаллы шәһәренең «Яр буе» паркы;
- Габдулла Тукай исемендәге яр буе;
- «Яр буе» торак районының 36 нчы микрорайонында хокук тәртибен саклау пункты;
- «Яр буе» торак районы 36 нчы микрорайонының 36-7/2 торак йортында гомуми практика табиблары офислары;
- «Ватан-ана» мемориаль комплексы;
- Яр Чаллы шәһәрендә барлыгы 14 гомуми белем бирү мәктәбе һәм балалар бакчасы биналары;
- «Яр Чаллы» спорт мәктәбе» МАУ;
- Универсаль спорт мәйданчыклары;
- Челнинка елгасы аша күпер;
- Машиностроительная урамы;
- 1 нче автомобиль юлыннан Сөембикә проспектына кадәр арада Автозавод проспекты
- Предприятиенең электрон адресы diase@yandex.ru
Юридик бүлек
Бухгалтерия
Производство бүлеге
Техник бүлек
Смета бүлеге
Реклама һәм дизайн бүлеге
Четверг, 13 августа 2020, 08:38