Якшәмбе, 24 ноябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Описание:

1. «Хезмәт ветераннары өчен пансионат» МАУга килгәч, дежур персоналга паспорт, пенсия таныклыгы, участок терапевты белешмәсен күрсәтергә.

2. Оештыру чаралары өчен бирелгән бейджикларны социаль эш буенча белгечкә кире кайтарырга кирәк.

3. Югалган әйберләр һәм акчалар өчен пансионат җавап бирми. Кыйммәтле әйберләрне бүлмәләрдә сакламаска.

4. Тыела:

- учреждениедә спиртлы эчемлекләр куллану һәм аек булмаган килеш күренү;

-  пансионат бинасында һәм бүлмәләрдә тәмәке тарту;

-  йокы сәгатеннән соң тавышлану;

-  ял һәм йокы сәгатьләрендә, шулай ук 22.00 сәгатьтән соң танышларны бүлмәгә чакыру;

-  кисәтүсез һәм 22.00 сәгатьтән соң пансионаттан чыгып китү;

5. Учреждение мөлкәтен (урын-җир, җиһаз һәм башкалар) югалткан һәм бозган өчен ял итүчеләр билгеләнгән бәяне түли.

6. Пансионатның барлык бүлмәләрендә һәм территориясендә тиешле тәртип һәм чисталык сакланырга тиеш.

7. Бүлмәдән чыгып киткәндә утны сүндерергә һәм тәрәзәләрне ябарга кирәк.

8. Рөхсәт ителми:

-  администрация рөхсәтеннән башка бер бүлмәдән икенчесенә күчү;

-  урын-җиргә өс һәм аяк киемнәре белән яту;

-  ашханәдән ризык, савыт-саба һәм приборлар алып чыгу;

-  җәмәгать урыннарында (ашханә, тренажер, акт заллары һәм башкалар) пижамаларда күренү.

9.  Кунарга өйгә кайтып киткәндә, дежур шәфкать туташының дәфтәрендә язылырга кирәк.

10. Вакытыннан иртәрәк киткән очракта, файдаланылмаган көннәр, акчалар компенсацияләнми. Соңарып килгәндә исә пансионатта булу срогы озайтылмый.



Среда, 24 июля 2024, 13:12