Дүшәмбе, 25 ноябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях
Место проведения: Татарский драматический театр
Дата проведения: 13.05.2022 по 13.05.2022
Начало: 19:00
Туфан Миңнуллин
Режиссер – Олег Кинҗәгулов
Драма, (12+)
Нибары 27 ел яшәгән Габдулла Тукайның тормышында ачылмаган серләр бик күп. Күренекле драматург Туфан Миңнуллин бу пьесада аның тормышындагы аерым бер вакыйганы – 1909 елда шагыйрьнең Сембер губернасында, фабрикант Акчуриннарда кунакта булуын чагылдыра. Тукайның байларга мөнәсәбәте турында фикерләр шактый каршылыклы. Кайбер галимнәр аны акчага, байлыкка аз гына да исе китмәгән, байлардан ачы итеп көләргә яраткан шагыйрь дип бәяли; ул чагында андый Тукайның атаклы капиталист, миллионер Акчуриннарга сәфәрен ничек аңларга... Драматургның талантлы каләме шул вакыйгаларны хыялда терелтә. Әңгәмәләрдә татар халкының язмышы, аның киләчәге турында уйлану чагыла. Әйшә һәм Нәфисә белән сөйләшкәндә, Тукайның ялгызлыкка дучар җаны тамашачы өчен мизгелгә генә ачылып киткәндәй була... Автор үзе үк искәрткәнчә, документаль әсәр язу максат итеп куелмаган, Тукай образын үстерә торган яңа фактлар табылган очракта, пьесага үзгәрешләр кертү дә күздә тотылган. Һәм андый фактлар табылган да...
В жизни Габдуллы Тукая, прожившего всего 27 лет, много загадок. Известный драматург Туфан Миннуллин отразил в пьесе отдельное событие из его жизни – в 1909 году поэт гостил в Симбирской губернии у фабрикантов Акчуриных. Мнения об отношении Тукая к богатым довольно противоречивы. Некоторыми учеными он расценивался как поэт, любивший высмеивать богачей; но как тогда можно объяснить визит поэта к знаменитому капиталисту, миллионеру Акчурину... Талантливое перо драматурга оживляет эти события в воображении. В беседах отражаются размышления о судьбе татарского народа, его будущем. В разговоре с Айшей и Нафисой одинокая душа Тукая на мгновение как-будто раскрывается перед зрителем... Сам же автор отмечает, что не ставит целью написать документальное произведение, и возможно внесение изменений в пьесу в случае обнаружения новых фактов, раскрывающих образ Тукая. И такие факты были найдены...