Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Рөстәм Миңнеханов «Дакар-2021» ралли - марафонында җиңүчеләр – «КАМАЗ-мастер» командасы белән очрашты. Чаллы спортчылары белән очрашу Казан Кремленең тантаналар залында узды. Тантаналы чарада Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев та катнашты.

«Без барыбыз да илебез автоспорты флагманы өчен җан аттык һәм сезнең уңышларыгызны күзәттек, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Сез безне Дакарда җиңүләргә өйрәттегез һәм без сезнең триумфыгызда шикләнмәдек».

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу Чаллы командасының ралли-марафонда инде унсигезенче җиңүе. Чаллы «КАМАЗ-мастер» командасы «Дакар-2021»дә җиңде һәм йөк машиналары зачетында бөтен мактау пьедесталын яулады.

«Безнең команда ралли-марафонда җиңүләр саны буенча легендар КТМ мотоциклет командасы белән тигезләнде, - дип билгеләп үтте президент. - Сез автоспорт белән шөгыльләнүче яшьләр өчен үрнәк булып торасыз, Татарстан һәм Россиянең автомобиль спортын дөнья аренасында танытасыз. «КАМАЗ-мастер» командасының барлык әгъзаларына, куелган бурычларга ирешү өчен яхшы шартлар тудырган автозавод җитәкчелегенә, республиканың автомобиль спорты федерациясенә рәхмәт белдерәсем килә».

«КАМАЗ-мастер» командасы җитәкчесе Владимир Чагин Рөстәм Миңнехановка шәхсән игътибары һәм команда мәсьәләләрен хәл итүдә катнашканы өчен рәхмәт белдерде. Ул шулай ук барлык җанатарларга һәм республика халкына рәхмәт сүзләре җиткерде: «Әгәр туганнары һәм якыннары кайгырмый икән, спортчылар өчен югары нәтиҗә булмый. Бу – безнең уртак җиңү, без бергә көчле».

Фото: ТР Президенты Матбугат хезмәте

Пәнҗешәмбе, 21 гыйнвар 2021, 19:37