Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

ТРның яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов эш визиты белән Яр Чаллыда булды. Ул шәһәр мэры Наил Мәһдиев белән очрашты һәм «Нур» һәм «Шатлык» яшьләр үзәгендә капиталь ремонтның барышын тикшерде. Башкарма комитет җитәкчесе Фәрит Сәлахов дизайнерлар, архитекторлар һәм подрядчылар белән бергә 30 августта тәмамланачак ремонт барышын карадылар.
Ике яшьләр үзәге дә 5 елга исәпләнгән яшьләр сәясәте учреждениеләрен яңарту Республика программасына кергән, гомуми күләме 2 млрд сумлык тагын 30 яшьләр үзәген ремонтларга кирәк булачак.

Үзенең визиты кысаларында Дамир Фәттахов, Фәрит Сәлахов белән берлектә автокала яшьләре белән очрашты, анда «Нур» яшьләр үзәге концепциясе тәкъдим ителде, аны учреждение директоры Полина Трянина үткәрде. Проект өстендә «Архитектура десанты» бюросының яшь архитекторлары командасы эшли. Узган ел бинаның икенче катына капиталь ремонт ясалды, 2020 елда фасад, якын-тирә территория, беренче кат тулысынча яңартылачак.

Монда медиастудия барлыкка киләчәк, анда фотога төшерү һәм позицияләү, видеога төшерү, роликларны, программаларны һәм видеоблогларны язу буенча мастер-класслар үткәреләчәк. Дизайн-студиядә яшүсмерләр, яшь әниләр өчен гараж-сейллар һәм кием дизайны буенча курслар оештыру һ.б. планлаштырыла.

Очрашу ахырында шәүәрнең актив яшьләрен бүләкләү тантанасы булды. "#МыВместе" Гомумроссия ярдәм акциясен оештыруга үзара ярдәм итешүне оештыруга керткән өлеше өчен шәһәр иреклеләр үсеше үзәге җитәкчесе Анастасия Гайфуллина, шулай ук волонтер-медиклар, медицина көллияте студенты Дарья Васина һәм Анастасия Крутякова Россия Федерациясе Президентының истәлек медале һәм грамотасы белән бүләкләнде.

«Татарстан Республикасының яшьләр сәясәтен үстерүгә керткән өлеше өчен «Нур» яшьләр үзәгенең яшьләр белән эшләү буенча белгече Светлана Ермакова, Яр Чаллы филиалы В.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетының тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Әлфия Фәйзханова, шулай ук «Татарстан Республикасы яшьләр төзелеше берләшмәсе» ТИОның Яр Чаллы бүлекчәсе җитәкчесе Павел Тетеринны Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләделәр.


Татарстан Республикасы яшьләр эшләре буенча министрның Рәхмәт хаты белән Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты торак төзелеше идарәсенең, архитектура, шәһәр төзелеше һәм торакны үстерү бүлеге башлыгы Фидания Жукованы һәм «Татарстан Республикасы яшьләр төзелеше берләшмәсе» ТИОның Яр Чаллы бүлекчәсе халык белән эшләү буенча белгече Диана Янчуринаны бүләкләделәр.

"Шәһәр файдасына нәтиҗәле хезмәте, хәйрия эшчәнлеге һәм социаль әһәмиятле чараларда актив катнашканы өчен шәхси эшмәкәр Максим Емелинга, «Орион» яшьләр үзәгенең яшьләр белән эшләү буенча белгече Дмитрий Колесниковка һәм КФУның Чаллы институты студенты Никита Ивановка Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хаты тапшырылды.

Сишәмбе, 21 июль 2020, 08:21