Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях


Яр Чаллыда бөтен пандемия чоры буена лабораториядә расланган яңа коронавирус инфекциясенең 777 очрагы теркәлгән. Узган ял көннәрендә 8 яңа очрак ачыкланды. Барлыгы 496 кеше терелде, 6сы вафат булды. Мондый мәгълүматларны иртәнге киңәшмә вакытында сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Александр Николаев хәбәр итте.
Шәһәрдә ике провизор госпитале – йогышлы авырулар хастаханәсе һәм 5 шәһәр хастаханәсе эшләп килә, аларның кабул итү бүлмәсенә барлык беренчел мөрәҗәгатьләр гамәлгә ашырыла: "Калган госпиталь резервлары штат режимында эшли. Бүгенге көндә койка фонды резервы бар. Шәһәр медицина оешмаларында индивидуаль саклану чаралары һәм дару чаралары титәрлек күләмдә", - дип билгеләде Александр Николаев.

Аның сүзләренә караганда, 138 кеше медицина күзәтүе астында, шуларның 105е – элемтә нәтиҗәсендә инфекция йоктырган. Күзәтү срогы тәмамлануга һәм авыруның билгеләре булмауга бәйле рәвештә 6 237 кеше күзәтүдән төшерелгән.

"Бүгенге көндә булган билгеле бер тотрыклылык саннарда, күрсәткечләрдә чагыла, авырулар, сәламәтләнүчеләр саны өлешендә әлегә беркемгә дә тынычланырга сәбәп бирми. Бүгенге көндә булган чикләүләрнең барысы да үтәлергә тиеш", - диде шәһәр мэры Наил Мәһдиев. – "Кайбер төбәкләрдә вәзгыять шактый катлаулы булуын күрәбез. Каядыр авыру зур темпларда тарала, кайдадыр тотрыклылык күзәтелә. Болар барысы да Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте куйган таләпләрнең каядыр тулысынча үтәлмәвеннән тора. Шуңа күрә бу теманы игътибар белән күзәтеп кенә калмыйча, бу процесста актив катнашабыз. Бу безнең гражданнар күпләп була торган урыннарны контрольдә тотуга да кагыла – бу безнең сәүдә объектлары, җәмәгать туклануы объектлары. Әлегә берни дә үтмәде. Бүген барысы да әйбәт, дип әйтү өчен берни сәбәп юк".

Дүшәмбе, 20 июль 2020, 09:35