Мы в социальных сетях

Узган тәүлек эчендә Чаллыда 11 дистанцион мошенниклык һәм 3,5 млн сумлык алты банк картасы урланган. Бу хакта Шәһәр Советы утырышында Россия Эчке эшләр министрлыгының Чаллы буенча идарәсе башлыгы Надир Закиров сөйләде: «Зыян күрүчеләр арасында өлкән яшьтәге кешеләр генә түгел. Болар – халыкның актив өлеше: укытучылар, банкирлар, бизнесменнар», – дип билгеләп үтә ул.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, чаллылылардан кергән барлык мөрәҗәгатьләрнең 40%ын телефон һәм интернет аша дистанцион мошенниклыкка шикаятьләр тәшкил итә. 2019 ел нәтиҗәләре буенча шундый 739 җинаятьнең нибары 80е ачылган. Чаллылыларның җинаятьчеләр счетларына ике миллион сумга кадәр акча күчерү очраклары билгеле булды.

«Җинаятьчеләр шалтыратып, үзләрен теләсә кем итеп танытырга мөмкиннәр. Чаллылылар аларга үз куллары белән 3,5 миллион сум акча биргәннәр. Төнлә шалтыратып, улыгыз юл-транспорт һәлакәтенә юлыкты дип әйтә алалар. Бу вакытта баласына шалтыратып сорарга берәүнең дә башына килми. Иртән Надир Дамир улы хисап тота һәм без 600-700 мең сум акчаны мошенникларга күчерүләренә гаҗәпләнәбез», – диде Наил Мәһдиев.

Мошенниклар үзләрен банк, куркынычсызлык хезмәте, хокук саклау органнары хезмәткәре дип танытып алдау юлы белән халыктан акча ала. Полицейскийлар чаллылыларны уяу булырга һәм шәхси мәгълүматларны яки картаның номерын берәүгә дә әйтмәскә, шикле шалтыратулар килгәндә, шунда ук сөйләшүне өзәргә киңәш итә.

Пәнҗешәмбе, 6 февраль 2020, 14:09