Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат сараенда Тукай районының иң яхшы хезмәтчәннәрен хөрмәтләүгә багышланган тантаналы чара узды. Бәйрәм тантанасында Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев һәм Тукай районы администрациясе башлыгы Фаил Камаев катнашты.

Бәйрәм концерты алдыннан кунаклар учреждение фойесында оештырылган күргәзмәне карадылар. Тукай муниципаль районының фермер хуҗалыклары һәм предприятиеләре ит, сөт, икмәк-кондитер эшләнмәләре, яшелчә продукциясе тәкъдим иттеләр.

Тукай районы республикада урып-җыю кампаниясенең лидеры булды. Быел игенчеләр 175 мең тонна ашлык алдылар.

"Авыл хуҗалыгы производствосы ветераннарына аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Сезнең тырышлыгыгыз, намуслы хезмәтегез нәтиҗәсендә Тукай муниципаль районында көчле, куәтле авыл хуҗалыгы производствосы нигезе булдырылган. «Агросила групп», «Камский бекон» кебек эре компанияләр җитәкчеләре Чаллы шәһәренең азык-төлек белән тәэмин итү өлкәсендә проблемалар булмасын өчен кулдан килгәннең барысын да эшлиләр. Башта икмәк, аннары инде калганы дип әйтә алам. Ярты миллионлы шәһәрнең яшәеш нигезен сез, хөрмәтле Тукай районы хезмәтчәннәре булдырасыз", - диде Наил Мәһдиев.

Тукай районы авыл хуҗалыгы сезонына йомгак зур бәйрәм концерты белән ясалды.

Аннары Наил Мәһдиев һәм Фаил Камаев авыл хуҗалыгында һәм бюджет өлкәсендә эшләүче иң яхшы хезмәткәрләрне бүләкләделәр.

Сишәмбе, 4 февраль 2020, 16:09