44 нче мәктәптә Кәгазьчеләр микрорайоны һәм Элеватор тавы шәхси секторында яшәүчеләр белән очрашу узды. Чаллылылар белән Комсомол районы башлыгы Александр Кислов һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Андрей Фомичев очрашты. Чарада катнашучыларга 2019 елда Яр Чаллы шәһәренең социаль-икътисадый үсеше нәтиҗәләре һәм 2020 елга бурычлар турында фильм тәкъдим иттеләр. Үзенең докладында Александр Кислов, шәһәрнең төрле дәрәҗәдәге программаларда катнашуы нәтиҗәсендә районда булган үзгәрешләр турында сөйләде. Болар – иҗтимагый киңлекләрне үстерү, торак йортларны һәм социаль инфраструктура учреждениеләрен капиталь ремонтлау һәм төзү. Шулай ук район башлыгы халыкның иҗтимагый инициативасы арта баруын билгеләп үтте.
Очрашуга нәтиҗә ясап, ТР Дәүләт Советы депутаты Андрей Фомичев илкүләм проектларда һәм программаларда катнашу нәтиҗәсендә шәһәр актив үсә, дип билгеләп үтте. Ул шулай ук халыкны шәһәр һәм республиканың иҗтимагый һәм сәяси тормышында актив катнашырга, Бөек Җиңүнең 75 еллыгын лаеклы каршыларга, республика президентын һәм Шәһәр Советын сайлауларда актив катнашырга чакырды.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 31 гыйнвар 2020, 08:26