Мы в социальных сетях

Чаллы Татарстан Республикасында яшьләр белән эшләү буенча икенче урынны били. Рейтингны ТР Яшьләр эшләре буенча министрлыгының йомгаклау коллегиясе барышында яңгыраттылар. 

Ел башыннан ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы һәм муниципалитетлардан килгән экспертлар яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру буенча Татарстан районнарының нәтиҗәлелек рейтингын формалаштыру критерийларын яңарттылар. Кайбер индикаторларны яңарту, актуаль булмаган күрсәткечләрне җыеп алу турында Карар кабул ителде, мәсәлән, студентлары булмаган районнарда, бәяләүдән студентлар отрядларына ярдәм итү критерийларын төшереп калдырдылар.

2020 елда муниципалитетларның бәяләнүе, яшьләр сәясәтенең өстенлекле юнәлешләренә дә кагылачак – яшь гаиләләргә ярдәм итүгә, яшәү урыны буенча яшүсмерләр клубларын үстерүгә, эшләүче яшьләргә ярдәм итүгә бәйле булачак.

Яр Чаллы шулай ук яшьләр өчен грантлар җәлеп итү буенча да билгеләп үтелде, Казаннан соң икенче урын алды. Шәһәр яшьләре тарафыннан барлыгы алты млн сумнан артык акча җәлеп ителде.

Моннан тыш, республика президенты Рөстәм Миңнеханов яшьләр үзәкләрен яңарту буенча яңа программаны эшләтеп җибәрү турында Карар кабул итте, аңа ТР бюджетыннан 5 елга 2 млрд сум бүлеп биреләчәк. Чаллыда әлеге программага өлешчә «Нур» һәм «Шатлык» яшьләр үзәкләре эләккән, «Заман» һәм «Орион» шулай ук  үз чиратларын көтә.


Чәршәмбе, 29 гыйнвар 2020, 18:13