Мы в социальных сетях

Бөек Ватан сугышы ветераны Анастасия Степановна Төхфәтуллина 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Анастасия Степановна Красноярск краеның Холмовое авылында күп балалы крестьян гаиләсендә туа. Башлангыч мәктәпнең 4 сыйныфын тәмамлый. 16 яшендә Свердловск өлкәсенең Нижняя Тура шәһәренә китеп, анда озак еллар тегү фабрикасында эшли. 1956 елда кияүгә чыга. 1974 елда гаилә Яр Чаллыга Камаз төзелешенә күчеп килә. Ветеран лаеклы ялга "Дом быта"дан чыга. 

Анастасия Степановна ике бала тәрбияләп үстергән, өч оныгы һәм бер оныкчыгы бар. Юбилярны Россия президенты Владимир Путин һәм Чаллы мэры Наил Мәһдиев исеменнән Автозавод районы администрациясе башлыгы Винер Харисов котлады.

Чәршәмбе, 29 гыйнвар 2020, 12:00