Мы в социальных сетях

Яр Чаллы Башкарма комитеты Җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов КФУның Яр Чаллы институты хезмәт коллективы белән очрашты, 2019 елда шәһәрнең социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре турында сөйләде. Очрашуда Башкарма комитетның Мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин да катнашты.

Рамил Хәлимов билгеләп үткәнчә, Яр Чаллыда узган ел «Демография» проекты кысаларында 1440 урынга исәпләнгән алты балалар бакчасы төзелгән, шуларның 780е ике яшьтән алып өч яшькә кадәрге балалар өчен билгеләнгән. Тугыз балалар бакчасын капиталь ремонтлау нәтиҗәсендә 125 урынлык өстәмә биш ясле төркем ачылды. Якындагы ике елда тагын җиде балалар бакчасы төзү планлаштырыла. Бу ясле төркемнәргә ихтыяҗны тулысынча тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында 65 нче микрорайонда 1224 урынга исәпләнгән мәктәп төзелде, ул заманча белем бирү учреждениесенең иң югары таләпләренә туры килә.

Үзенең чыгышында спикер институтның шәһәр тормышында ролен билгеләп үтте, КФУ Яр Чаллы институты педагогик коллективының студентлар әзерләү буенча эшчәнлеген югары бәяләде. Институт хезмәткәрләре һәм укытучылары үзләрен кызыксындырган сорауларны Башкарма комитет вәкилләренә бирә алдылар.

Пәнҗешәмбе, 23 гыйнвар 2020, 09:24