Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда узган атнадан башлап халык белән очрашулар оештырыла, аларда шәһәр җитәкчелеге, Дәүләт һәм Шәһәр Советлары депутатлары катнаша. Кичә шундый очрашу Замелекесье микрорайонының 39 нчы  мәктәбендә узды. Анда Яр Чаллы шәһәре мэры катнашты. Наил Мәһдиев чарага җыелучыларга 2019 елның социаль-икътисадый нәтиҗәләре турында сөйләде һәм 2020 елга планнар билгеләде.

"Алда торган бурычларның берсе – мәктәпләр төзүне дәвам итү, шул исәптән Замелекесье микрорайонында да. 2020 елда без 1224 урынга исәпләнгән яңа мәктәп төзи башлаячакбыз, бу районда мәктәпләргә ихтыяҗ артсын өчен, шундый ук проект буенча эшләрбез дип өметләнәбез.  Быел без өч балалар бакчасы төзибез, аларның икесе – биредә, 20 һәм 22 комплекста булачак. Узган ел шәһәрдә алты балалар бакчасы тапшырдык. Моның өчен зур финанс ресурслары, 1,5 млрд сум тирәсе бүлеп бирелгән. Балалар бакчаларында 1440 урын барлыкка килде, шуларның 780е – ясле яшьтәгеләр өчен. Юлларны төзекләндерү дәвам итәчәк. Ел саен бу максатларга 2 млрд сумнан артык акча юнәлтелә",  дип билгеләде Наил Мәһдиев.

600 урынга исәпләнгән мәктәпнең актлар залы тулы иде. Халык белән очрашуда Комсомол районы администрациясе башлыгы Александр Кислов, Шәһәр Советы депутаты Сергей Ямашев, «Строим будущее» идарәче компаниясе генераль директоры Нариман Назыйров, «Замелекесье» территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Светлана Тарасова, полициянең өлкән участок уполномоченные Эльгар Ибраһимов чыгыш ясадылар. Катнашучылар арасында Дәүләт Советы депутатлары Светлана Захарова һәм Марсель Мингалимов та булды.

Очрашу ахырында чаллылыларның шәһәр башлыгына һәм депутатларга шәхсән сораулар бирү мөмкинлеге бар иде. Алар микрорайонда һәм шәһәрдә социаль инфраструктура булдыру һәм төзекләндерү, транспорт, торак-коммуналь хуҗалык һәм төзелеш оештыру турында сорадылар. Барлык мөрәҗәгатьләр дә исәпкә алынды.

Пәнҗешәмбе, 23 гыйнвар 2020, 08:53