Мы в социальных сетях

 Шәһәр укучылар Советы депутатлары «Иң яхшы балалар инициативасы» республика социаль проектлар конкурсында җиңү яулады. Жюри хөкеменә өлкән сыйныф укучылары командасы экологик күнекмәләрне пропагандалауга һәм аларны кешеләрдә формалаштыруга юнәлтелгән EcoTrack экологик проектын тәкъдим итте. Проектның төп чарасы – 28 көнлек эко-марафон, аның барышында проектны оештыручылар экологик яшәү рәвеше турында сөйләячәкләр. Шәһәр укучылар  Советы депутатлары проекты акчалата грант белән билгеләп үтелде. Алынган премияне авторлар проектны тормышка ашыруга тотарга ниятли.


Чәршәмбе, 22 гыйнвар 2020, 14:57