Мы в социальных сетях

31 гыйнварда Яр Чаллы шәһәренең балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмалары, югары һәм урта махсус уку йортларының ирекле берләшмәләре мәктәбе старт ала.

Мәктәптә 16 яшьтән алып 25 яшькә кадәрле хәйрия һәм башка социаль әһәмияткә ия булган ирекле эшчәнлек алып баручы шәһәрнең иреклеләре һәм активистлары катнаша ала. Гаризалар  29 гыйнварга кадәр электрон почтага crd_chelny@mail.ru кабул ителә.

Мәктәп программасында айга бер тапкыр тренинг чаралары каралган. Уку нәтиҗәләре буенча, программа таләпләрен үтәгән барлык иреклеләр дә мәктәпне тәмамлау турында таныклык алачак. Катнашырга теләүчеләрне 31 гыйнварда 16:00 сәгатьтә «Орион» яшьләр үзәгендә (50/18а) көтәләр. Теркәү 15:30да башлана.

Нигезнамә  белән биредә танышырга мөмкин.

Шимбә, 18 гыйнвар 2020, 09:21