Мы в социальных сетях

18 гыйнварда Казанда «Манзара» спорт һәм музыка премиясен тапшыру тантанасы узачак. Казан циркы аренасында татар эстрадасы йолдызлары ярышлары һәм чыгышлары белән тамаша узачак. Сәхнәдә Татарстан Республикасының танылган артистлары Салават Фәтхетдинов, Айсылу Габдинова, Алинә Сафиуллина, Илсаф, Римма Никитина, Рамилә һәм Рамил Хәйретдиновлар чыгыш ясаячак. Татарстан Сабантуйларының абсолют батырлары һәм көрәшнең иң яхшы спортчылары 130 килограммга кадәр авырлык категориясендә «Манзара-2020» чемпион билбавы өчен көрәшәчәк. Тамашачылар өчен төп бүләк –  сатып алынган билетлар буенча яңа кузовлы Lada Granta автомобилен уйнату. Билет бәясе 800 сумнан 1200 сумга кадәр. 

Билетлар сатып алу турында мәгълүмат чараны оештыручылар сайтында урнаштырылган www.manzarakzn.ru.

Шимбә, 18 гыйнвар 2020, 08:12