Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

1 нче балалар сәнгать мәктәбе 88 нче мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен мәктәптә «Пыялада рәсем сәнгате» техникасында «Натюрмортның барлыкка килүе» темасына мастер-класс оештырды. Беренче тапкыр мастер-класс әти-әниләр катнашында парлы формада узды. Нәкъ менә шундый формада эш итү, проектның өстенлекле ягы булып тора. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, әти-әниләрне сынлы сәнгать белән шөгыльләнүгә җәлеп итү иҗат аша уртак эшчәнлекне гармонияләштерергә ярдәм итә.

1 нче балалар сәнгать мәктәбе укытучылары Эльмира Хөсәенова һәм Эльвира Моратова, директор Альбина Шәйхулова белән берлектә, «Шамаил» техникасында «Пыялада рәсем сәнгате» эшен булдыручы, Яр Чаллы шәһәренең профессиональ рәссамнары иҗаты белән таныштырдылар. Әлеге сәнгать төренең максаты – татар шамаилен өйрәнү һәм бизәү аша үз халкыңның милли мәдәни кыйммәтләренә тартылу.

Чарада әниләре белән берлектә алты бала катнашты. Мастер-класстан соң балалар үзләре белән белем туплау һәм күтәренке кәеф алу гына түгел, ә әти-әниләре белән бергә башкарылган оригиналь эшне дә алып киттеләр.

Сишәмбе, 10 декабрь 2019, 16:13