Мы в социальных сетях

Халыкара коррупциягә каршы көрәш көнендә Яр Чаллыда коррупциягә каршы тематикага багышланган «Гадел буын-2019» шәһәр конкурсына йомгак ясалды. Анда югары һәм һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары катнашты. Конкурска 35 гариза кабул ителде.

Эшләрне экспертлар бәяләде, алар арасында: шәһәр мэрының Коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Рамил Файсханов, Мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе башлыгы Римма Мөхәммәтҗанова, Яшьләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Рәсим Хафизов, «Нур» яшьләр үзәге директоры Полина Трянина, «Нур» яшьләр үзәге директоры урынбасары, журналист Евгений Сироткин, яшьләр белән эшләү бүлеге баш белгече Надежда Николаева бар иде.

Конкурс йомгаклары буенча «юмористик интернет-мемы» номинациясендә КФУның Чаллы институты студенты Алинә Гарифуллина җиңүче булды, икенче урында – В.Д. Поташов исемендәге техник көллият студенты Дарья Демина, өченче урында КФУның Чаллы институты студентлары Лиана Камалиева һәм Аркадий Неркарарян.  "Махсус бүләк"не  В.Д. Поташов исемендәге техник көллият студенты Михаил Истомин алды.

«Фото-кросс» номинациясендә җиңүче дип В.Г. Тимирясов исемендәге КИУның Яр Чаллы филиалы студентлары Альбина Вәлиева һәм Лилия Ситдыйкова табылды; икенче урында В.Г. Тимирясов исемендәге КИУның Яр Чаллы филиалы студентлары Наталья Канаккузина һәм Светлана Мусина, өченче урында Иван Ивчика. "Махсус приз"ны Васил Тарасов, Юрий Гайсин, Екатерина Семенова, Анастасия Некратова һәм Ранис Ринатович составындагы Яр Чаллы политехника көллияте студентлары алды. Конкурста катнашучыларның барысы да сертификатлар, җиңүчеләр дипломнар һәм акчалата бүләкләр алдылар.

Сишәмбе, 10 декабрь 2019, 09:09