Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Сәфәр башланганчы Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, Комсомол районы башлыгы Александр Кислов белән бергә, Автостанция районындагы яңа җир асты юлы тирәсендәге территорияне карап чыкты һәм киләсе елга куаклар утыртырга, җәяүлеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итәчәк өстәмә коймалар куярга кушты.

Җир асты кичүе рекордлы срокларда төзелгән. Генераль подрядчы булып "Твой дом" компаниясе тора. кичү эчендәге капланган өстекләр – аякны тайдырмый торган.  Җир асты кичүе диварлары яшел төскә буялган. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимов билгеләп үткәнчә, аның эшләү дәверендә, аңа бу районда җир асты кичүе төзү кирәклеге турында шәһәрлеләрдән берничә тапкыр мөрәҗәгать кергән.

Җир асты кичүендә видеокамералар урнаштырылган, алар "Имин шәһәр" системасына тоташтырылган.

Җир асты кичүендә уңайлыклар аз хәрәкәтләнүче халык төркемнәре өчен дә булдырылган. Керү һәм чыгу урыннарында күрмәүче кешеләр өчен тактиль плитәләре һәм коляскаларда йөрүче кешеләр өчен пандуслар урнаштырылган. Наил Мәһдиев пандуслар белән янәшә уңайлы хәрәкәт итү өчен күрсәткечләр куелган билгеләр урнаштырырга тәкъдим итте.

Шәһәр башлыгы кичү барлыкка килү нәтиҗәсендә халык өчен куркынычсызлык булдырылуын, элек монда аварияләр күп булуын искәртте. "Кешеләргә вәгъдә иткән барлык нәрсәне дә без тулы күләмдә, сыйфатлы итеп башкардык. Тамга өчен түгел, ә кешеләр өчен эшләнде. Вокзалдан йөрүчеләр өчен дә, вокзалга чемоданнар белән баручылар өчен дә. Кыскасы, уңайлы булды. Контроль системалары урнаштырылды. Төзүчеләргә яхшы билге куям", - диде Наил Мәһдиев.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, башка төзелеш эшләре барышында да комплекс нигез итеп алынды - объект кына төзелеп калмый, шул ук вакытта якын-тирә территорияне төзекләндерү дә алып барыла. Шулай итеп, яңа җир асты юлы белән янәшә яңа яктырту, 250 машина урынына парковка, коймалар барлыкка килде.

Сишәмбе, 10 декабрь 2019, 11:13