Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 17 декабрьдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры урынбасары Владимир Изаак Яр Чаллыда уртак күчмә кабул итүне уздырачаклар. Очрашу шәһәр мэрының җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә түбәндәге адрес буенча узачак: Академик Рубаненко ур., 7 йорт (Яңа шәһәр, 3/18). 

Чаллылылар үз сораулары белән 11:00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр мөрәҗәгать итә ала. Кабул итүгә эләгергә теләүчеләргә 11 декабрьдә (843) 2-913-359 номеры буенча язылырга кирәк. Язылу вакыты: 9:00дан 12:00 сәгатькә кадәр һәм 14:00тән 17: 00 сәгатькә кадәр башкарыла.

Чәршәмбе, 11 декабрь 2019, 08:01