Мы в социальных сетях

Бөек Ватан сугышы ветераны Анна Борисовна Акимова 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Анна Борисовна ТАССРның Олы Шилнә авылында туа. 1939 елда Боровецкий җидееллык мәктәбен тәмамлый. Шул ук елны Алабуга педагогия училищесына укырга керә. 1944 елда туган мәктәбенә рус теле һәм әдәбияты укытучысы итеп җибәрелә. 1950 елда Мамадыш районының Соколка авылына күчеп килә, анда 1980 елга кадәр урта мәктәптә эшли. Анна Борисовна бер кыз тәрбияләгән. Ветеранның 2 оныгы һәм 6 оныкчыгы бар. Юбилярны Россия Президенты Владимир Путин һәм Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев исеменнән Автозавод районы администрациясе башлыгы урынбасары Елена Элмөхәммәтова Автозавод районының Ветераннар советы рәисе Любовь Ходаковская котлады.

Шимбә, 30 ноябрь 2019, 12:32