Дүшәмбе, 20 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда физик затлар милкенә һәм транспорт буенча салым түләүчеләр саны артты. Бу хакта бүген Федераль салым хезмәтенең Чаллы шәһәре буенча инспекциясе башлыгы Диана Сәгетдинова хәбәр итте. Шулай итеп, 4 909 кешегә күчемсез милек хуҗаларының саны һәм 1857 кешегә – транспорт хуҗаларының саны артты. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, агымдагы елның тугыз аенда Яр Чаллы территориясеннән Россия Федерациясенең берләштерелгән бюджетына 42 млрд сумнан артык акча кергән. Бу узган ел күрсәткечләреннән 7%ка күбрәк.

«Бу салым салу базасының үсүенә бәйле, ягъни оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлегеннән кергән табыш, хезмәт күрсәтү товарларын сату күләмнәре артты. Аннары бездә НДС ставкасы 2%ка артты, ул 18% иде, хәзер 20% тәшкил итә. Шулай ук безнең администрациягә Татарстан Республикасының районара инспекциясеннән 26 эре салым түләүче килде, контроль-аналитик эш көчәйде», – дип аңлатты Федераль салым хезмәтенең Чаллы шәһәре буенча инспекциясе башлыгы Диана Сәгыйтдинова.

Чаллылыларга 2018 ел өчен физик затларның милек салымнарын 2019 елның 2 декабренә кадәр түләргә кирәк. Халыкка уңайлы булсын өчен 25 ноябрьдән 29 ноябрьгә кадәр салым инспекциясендә операция залының эш вакыты 19:00 сәгатькә кадәр озайтылды.

Сишәмбе, 19 ноябрь 2019, 10:15