Мы в социальных сетях

 Агымдагы елның тугыз аенда шәһәр казнасына 15,9 млрд сум салым кергән. Бу узган ел күрсәткечләреннән 7%ка күбрәк. Әлеге мәгълүматларны «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Яр Чаллы шәһәре буенча Федераль салым хезмәте инспекциясе башлыгы Диана Сәгетдинова җиткерде.

Россия Федерациясенең берләштерелгән бюджетына Яр Чаллы территориясеннән 42 млрд сумнан артык акча кергән, бу шулай ук узган ел белән чагыштырганда 7%ка күбрәк. "Кече, урта һәм эре бизнес предприятиеләре шәһәрдә күбрәк булды. «Развитие» сәнәгать паркында беренче һәм икенче чиратта 100% тулы,  КИП«Мастер»да алтынчы чиратта урыннар юк диярлек. Бу салымнарның 7%ка артуын аңлата дигән сүз. Эшләүче предприятиеләр саны арткан җирдә генә үсеш бар", - дип билгеләп үтте Наил Мәһдиев.

Чаллылыларга 2018 ел өчен физик затларның милек салымнарын 2019 елның 2 декабренә кадәр түләргә кирәк. Халыкка уңайлы булсын өчен 25нән 29 ноябрьгә кадәр салым инспекциясендә операция залының эш вакыты 19:00 сәгатькә кадәр озайтылды. "Физик затлар милкенә салым һәм җир салымы шәһәр бюджетына, ә транспорт салымы - республика бюджетына керә. Әлеге датага кадәр безнең шәһәр халкы бюджетка 946 млн сумнан артык акча түләргә тиеш", – дип хәбәр итте Диана Сәгыйтдинова.

Дүшәмбе, 18 ноябрь 2019, 09:00