Мы в социальных сетях

25 июньдә Дәүләт Думасы беренче укылышта төзәтмәләр кабул итте, алар нигезендә гаиләнең һәр әгъзасына керем РФнең тиешле субъектында билгеләнгән эшкә яраклы халыкның яшәү минимумыннан 2 тапкыр артмаган гаиләләр беренче һәм икенче балага өстәмә түләүләр ала алачак.

Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина яңа законга аңлатма бирде: "Әлеге мәсьәләнең Президент белән туры линия вакытында күтәрелүен искәртеп үтәм. Бүген кертелә торган үзгәрешләр нәтиҗәсендә, беренче һәм икенче бала тууга бәйле рәвештә айлык түләү алучыларның потенциаль саны гаилә саныннан 46дан 70 процентка кадәр артачак".

2020 елда законны гамәлгә ашыру өчен чыгымнар 74,9 млрд сум тәшкил итәчәк, шуларның 16,5 млрд сумы  өстәмә рәвештә федераль бюджеттан планлаштырылган чараларга кирәк булачак (2020 елга федераль бюджетта әлеге максатларга 58,4 млрд сум каралган).

Чәршәмбе, 26 июнь 2019, 09:11